ТРның атказанган юристы Александр Огонев призларына 2003-2005 елкы кызлар һәм яшүсмерләр арасында “Керешу” чуваш милли көрәше буенча X төбәкара турниры быел гадәттәгечә Елаурда түгел, ә Халыклар дуслыгы йортында узачак.
Турнир бу шимбәдә старт алачак. Келәмдә көрәш 10.00 сәгатьтә башлана. Ярышлар олимпия системасы буенча узачак.