Яңа кеше туу-ул һәрвакыт могҗиза! Игезәкләр туу-могҗиза гына түгел, ә Аллаһының бүләге! Игезәк балалар дөньяга килгәч, шатлык хисләре тирә-юньдәгеләргә өләшерлек дәрәҗәдә арта.
Риана һәм Раянның беренче документлары -туу турында таныклыкларын тапшырган ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре бәхетле әтине тормышларындагы истәлекле вакыйга белән котладылар, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге теләделәр.