2020-2020 елгарга исәпләнгән "Безнең ишегалды" президент программасын тормышка ашыру Нурлатта узган җәйдән, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашудан башланды.
Быел зур масштаблы программа кысаларында безнең шәһәрдә 36 ишегалды территориясе тәртипкә төзекләндереләчәк. Аларның нинди булуы, күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең аңлавыннан тора. Атна башында узган гомумшәһәр планеркасы барышында район башлыгы Алмаз Әхмәтшин да шуңа акцент ясады да.
- Программа нибары 3 елга исәпләнгән һәм шуңа күрә күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшырту өчен барлык мөмкинлекләрне кулланырга кирәк, - диде ул. - Үз ишегалларын яхшыртырга теләүчеләр, төзекләндерелгән ишегалды территориясе белән яшәячәк.Биредә күп нәрсә халыкның үзеннән тора. Әлеге программа яхшыртуга юнәлдерелгән, димәк иске сарайлардан арынырга, уңайлылык, чсталыкны сайларга кирәк.