Бүген Халыклар дуслыгы йортында ел саен уздырылучы "Без бергә" халык иҗаты фестивале үтте. Традицион чара быел берничә номинациядә 70тән артык катнашучыны берләштерде. Биредә ялгыз башкаручылар, фольклор һәм вокаль ансамбльләр, сәнгатьле сөйләм осталары, модалар театрында катнашучылар үз осталыкларын күрсәттеләр. Талантлы нурлатлылар декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсендә үз хезмәт җимешләрен дә тәкъдим иттеләр.
Берничә сәгать дәвамында фестивальдә катнашучылар тамашачаларны матур номерлар белән сөендерделәр. Җиңүчеләр районны республика этабында тәкъдир итәчәк.