Нәфис гимнастика буенча Мәскәүнең мөһим язгы турниры "Кечкенә принцесса-2020" Нурлатның "Омтылыш" студиясендә шөгыльләнүчеләр өчен чираттагы сынау булды.
Алар зур уңыш белән кайттылар.
"Турнирда җиңүчеләрне спорт принцибы буенча чын һөнәрмәннәр ачыклавы белән аерылып тора", - ди яшь гимнасткаларның тренеры Зифа Сәгъдиева.
Нәтиҗәләр сөендерә: Эмилия Сәгъдиева һәм Милана Тямаева беренче урында, Самира Шәрәфетдинова – өченчедә. Тренер сүзләренә караганда, берүк вакытта авыр һәм кызыклы да булган. Кызларның чын күңелдән сәләтләрен күрсәтәселәре килгән. Алар тырышып шөгыльләнгәннәр һәм башкала гимнасткаларын да уздырганнар.