Нурлатлылар язгы ташуга әзерлек хакында сөйләштеләр

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Бүген, 11 мартта, Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү Комиссиясенең утырышы узды. Утырышта язгы су ташу һәм янгын куркынычлыгы чоры белән бәйле актуаль мәсьәләләр каралды.

Аны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары  Рөстәм Нигъмәтуллин алып барды. Видеорежимда узган утырышта нурлатлылар да катнашты. Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе, Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе рәисе Линар Маняпов район территориясендә язгы су басуга әзерлек хакында хәбәр итте.Алдан ясалган прогноз буенча Киекле, Заречный, Мамык, Төрнәс, Якты Күл, Якушктно һәм Үрнәк авылларына су басу зонасына керәләр.Социаль-мөһим объектлар (балалар бакчалары, мәктәпләр, хастаханәләр), автомобиль юллары, икътисад объектларына су басу кыркынычы янамый. 6 марттан алты годропостта  тәүлек әйләнәсе күзәтүләр алып барыла. 28 буа авыл җирлекләре башлыклары контролендә.

Алга таба киңәшмә җаваплы службалар җитәкчеләре белән дәвам итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International