Хәдичә Мөсәлимова кунакларга тыл хезмәтчәннәренең барлыгы турында сөйләде

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

"Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел…" социаль-гуманитар  проектын тормышка ашыру кысаларында һәм Бөек Ватан сугышында  Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә социаль педагог Евгения Арсланова социаль хезмәт күрсәтүдә исәптә торучы балалар белән берлектә тыл хезмәтчәне Хәдичә Мөсәлимовада кунакта булдылар.

Ул сугыш вакытында хатын-кызларның ничек исән калулары, Җиңүнең җиңел бирелмәве хакында сөйләде.Хәдичә Мөсәлимова 12 яшеннән ачлык, авырлыклырны кичерә башлый. Бала булуына карамастан, өлкәннәр белән беррәттән эшли.

Балалар игътибар белән тыңладылар, ә педагог хатын-кыз - фронтовиклар турында альбом ясау өчен барысында да дәфтәренә  язып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International