Конкурс милли мәдәниятне, татар халкының телен торгызу, саклау һәм үстерүгә, яшь буынга вәкилләренә рухи мирасны тапшыруга багышланган.
"Татар кызы -2020" конкурс проекты 5 иҗади конкурс биремен үз эченә алган иде ("Таныш булыйк" визит карточкасы, милли костюмда дефиле, интеллектуль сораулар, татар милли кухнясы). Боларның барысы да чын татар кызының иң яхшы сыйфатларын ачага, замана хатын-кызының социаль статусын ныгытырга ярдәм итә.
Иҗади ярыш нәтиҗәләре буенча Регина Ильмухина конкурсның зона этабы дипломы һәм Чирмешән муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.