Биккол авылы мәдәният йортында "Буыннар очрашуы" дип аталган тематик чара узды

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Нурлат районы авыл җирлеге территориясендәге истәлекле очрашуны  ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган "Шунда тудык, шунда үстек" дип аталган проект ачты.

Биккол авылында узган буыннар очрашуына Мифтахетдин бабай нәселенең респубюликаның төрле шәһәрләрендә яшәүче 50дән артык вәкиле кайтты.

- Бервакыт зур малаем белән күрше авылга барырга туры килде. Анда мәктәптә тормыш иптәшемнеә ике туган сеңлесе эшли. Ул минем малайны танымады. Аның "Кем бу?" дигән соравы әлеге проектны башлап җибәрергә этаргеч бирде, - ди Мәдәният йорты директоры Зөлфия Закирова. Проектны үзе 20 елдан артык килен булып төшкән Мифтахетдин бабай нәселеннән башларга булган.

Моңа кадәр авылда буыннар очрашулары узса да, әмма мондый форматта авылдашлар белән җылы очрашу - беренче. Мәдәният йортында  алга таба да проект кысаларында очрашуларны дәвам итәргә җыеналар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International