Нурлатта яшәүче сугыш ветераны Вазыйх Романович Кыямовка 100 яшь тулды

2020 елның 10 марты, сишәмбе

100 яшьлек юбилей көнендә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин ветеранга Җиңүнең 75 еллыгы медален һәм ТАССРның 100 еллыгы истәлек билгесен тапшырды. 

Вазыйх Романович - Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр узган ветеран. Фома авылы егетен хәрби хезмәткә 1940 елда Чиләбе өлкәсеннән, күмер вахтасында эшли торган җиреннән алалар. 

- Мин Белоруссиядә хезмәт иттем. Сугышка да аннан киттем, бары 1947 елда гына әйләнеп кайттым. Сугыш тәмамланганнан соң 2 ел Берлинда комендант ротасында хезмәт иттем, - дип искә ала хәрби юлын Вазыйх Романович.

Ачлык, салкын, авыр сугыш еллары турында ул тыныч кына сөйли алмый. Плендагы, аннан зур кыенлыклар белән качу, яралану, контузия хакында искә төшергәндә ветеран бик дулкынлана. Сугыш иң якын кешеләрен дә тартып ала - башта йөкле килеш ирен сугышка озаткан  тормыш иптәше, яннан яңа туган баласы үлә.

Озак еллар Үзбәкстанда яши, 1990 елда Нурлатка кайтып төпләнә. Бер бүлмәле фатирда яши.50 ел тигезлектә яшәгән тормыш иптәше вафатына да 14 ел вакыт узган.Бүген ул якыннары кайгыртуында яши. 

100 яшендә булуга карамастан, хәтере бик яхшы. Биш вакыт намазны калдырмый, соңгы яңалыклардан хәбәрдар булып яши. 

-Намазны сугышта гына укый алмадым. Гомер буе догада булдым.Үзбәкстанда яшәгәндә имам вазифаларын башкардым, Нурлатка кайткач та авылда имам булырга тәкъдим иттеләр. Әмма яшем зур булганга имамлык эшенә алынмадым, - дип сөйли Вазыйх Романович.

Озын гомерле булуы нәселдән килә икән. Әнисе 101 яшенә кадәр яшәгән, күп кенә туганнары 90 яшьнең чиген узганнар. Беркайчан да начар гадәтләре булмаган. Үзе әйтүенчә, алкоголь эчмәгән, тәмәке тартмаган. Табибларга да 80 яшь тулганнан соң гына күренә башлаган. Озын гомерле булуының төп сере - киң күңелле, ярдәмчел, тәртипле булуында. Моны ил һәм республика Президентлары Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнехановның котлау хатларын тапшырган  район башлыгы Алмаз Әхмәтшин да билгеләп үтте. Һәм ветеранны Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган парадка чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International