Нурлатның тыл хезмәтчәненә 90 яшьлек юбилеена Җиңүнең 75 еллыгы медален тапшырдылар

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Кичә, 9нчы мартта, Нурлатта яшәүче тыл хезмәтчәне Аркадий Михайлович Гаврилов үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп узды.

Әлеге истәлекле вакыйга белән аны Нурлат муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Михаил Белов котлады. Аркадий Михайловичка Россия Президенты Владимир Путинның шәхси котлавын ирештерде, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел“ юбилей медален тапшырды.

Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән котлап, ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International