"Легенда" хәрби-патриотик клубы әгъзалары Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган якташларны эзләү буенча актив эш алып баралар. Шулай ук нурлат солдатларының бүләк документларын эзләргә һәм туган якларына кайтарырга ярдәм итәләр.
Истәлекле һәм тантаналы чара шул көннәрдә шәһәрнең 1нче мәктәбендә узды. Клуб җитәкчесе Владимир Малыгин Нурлатлы Галина Пакшинага әтисе Михаил Илларионович Крайнов исеменә бирелгән документларны тапшырды. Озак еллар бүләк үз хуҗасын таба алмый алмаган, озак вакыттан соң гына, эзтабарлар ярдәме белән Галина Михайловна әтисенең "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән булуын белде.
-Шәһәрнең 1нче урта мәктәбе укучылары белән нурлат солдатларының язмышларын өйрәнүне дәвам итәбез. Хәбәрсез югалганнарның туганнары белән очрашабыз. Быелдан башлап безнең түгәрәк эшендә 6нчы сыйныф укучылары да катнаша. Җиңү көненә кадәр район халкына 600ләп похоронка таратырга планлаштырабыз, - диде "Легенда" хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Владимир Малыгин.