Нурлатның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат - йортында бәйрәм очрашуы

2020 елның 10 марты, сишәмбе

"Йөрәктән йөрәккә" проектын тормышка ашырып, Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре бәйрәм визиты белән Нурлатның өлкәннәр һәм инвалидлар йортында булдылар. Очрашу җылы һәм истә калырлык булып узды. Чын күңелдән котлаулар, күңелле җырлар яңгырады. Традиция буенча кунаклар интеллектуаль уеннар да үткәрделәр. Халыкдар дуслыгы йорты директоры Галина Терентьева бәйрәм уңаеннан  интернат - йортның интерьерын бизәп торачак картина бүләк итте.

Учреждение директоры Евгений Савинов үзчиратында дуслыкны  яңа тематик чаралар белән ныгытырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International