Матур традиция буенча, Халыкара хатын-кызлар көнендә Биккол авылы Мәдәният йортында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: Хатын-кыз карашыннан" конкурсына йомгак ясадылар.
Тантаналы шартларда сәхнәдә төрле номинацияләрдә авыл халкын хөрмәтләделәр. "Хатын-кыз -әни" номинациясендә быел өч бала әнисе Рәмзия Шәйдуллина җиңү яулады. "Минем язмыш-минем һөнәрем"дә язмышын иминият агенты һөнәренә багышлаган Фәзилә Билданова җиңүче булды. Авылның хөрмәтле кешесе Гамбәр Шарапованы "Искиткеч әби" буларак котладылар. "Киленбикә"дә Алинә Андарова сәхнәгә күтәрелде. "Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан" номинациясендә Ленар Закиров җиңү яулады.
Конкурста катнашучыларны авыл җирлеге башлыгы Рамилә Әхмәтшина, депутатлар, авыл активистлары һәм туганнары котладылар, ә җирле осталар алар өчен бәйрәм концерты бүләк иттеләр.