Тыл хезмәтчәненең оптимизмы күп нурлатлыларга үрнәк булырлык

2020 елның 9 марты, дүшәмбе

Зоя Федоровна Идиатуллитна кызыклы әңгәмәдәш. Яшьтәге аермалыккка карамастан, аның белән төрле темага сөйләшергә мөмкин. Ул илдә барган барлык вакыйгаларны белеп тора, аны мәгариф, мәдәният, спорт һәм үсеп килүче буынны тәбияләү мәсьәләләре дә борчый.

Зоя Федоровна күптәнге чаралар хакында да барлык нечкәлекләренә кадәр сөйләргә мөмкин.

Илебездә авыр сынаулар башланганда аңа нибары 11 яшь була.  Сугыш аның балачаксыз калдыра.

- Безнең Васильевка  авылы  элеккеге Куйбышев, хәзерге Самара өлкәсе Кутузов районында урнашкан иде.  Сугыш безнең авылга кадәр килеп җитмәсә дә, фронт линиясе бездән узды. Сугыш нәрсә икәнен һәркем белде һәм үз җилкәсендә татыды. Өлкәннәр белән бергә тылда хезмәт иттек. Авырлык, ачлык һәм салкын иде, - дип йөрәк ачысы белән сөйли Зоя Федеровна ул көннәр турында. Сугыш аны әтисез дә калдырган.

Акрынлап кына тормыш җайлана башлаган. Ватылган шәһәр һәм авыллар төзекләндерелгән, Предриятиеләр аякка бастырылган.  Зоя Федоровна да балачак хыялын тормыш ашырып, укытучы һөнәрен үзләштергән.Башта балаларны авыл мәктәпләрендә укыткан, аннан лаеклы ялга кадәр шәһәрнең 2нче урта мәктәбендә эшләгән. Бүген дә ул һәр чыгарылышын якты хатирәләр белән искә ала.  Томыш юлына юллама алган чыгарылышларның күбесе бүген дә яраткан укытучыларының хәлен белеп торалар. 

Тормыш иптәше Салих Сайфуллович белән озын, бәхетле гомер кичерәләр. Өч балага белем биргәннәр. Халыкара хатын-кызлар көнендә дә балалар, оныклар һәм туганнар гаилә өстәле артына җыелачаклар.  Әле шул көннәрдә генә ул 90 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан район җитәкчелегенең котлауларын кабул итте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина ЗояФедоровнага Россия Президенты Владимр Путинның шәхси котлавын ирештерде. Һәм “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел“ юбилей медален тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International