Быел Нурлатта өченче баласы туган хатын-кызлар түләүләр сорап мөрәҗәгать итмәгәннәр

2020 елның 8 марты, якшәмбе

Безнең районда бердәм түләүләрне 25 яшькә кадәр яшьтәге, даими рәвештә авыл җирлегендә яшәүче әниләр беренче балалары өчен генә алган.

Түләүләрне 9 гаилә алган. 

Беренче бала анасы 25 яшенә җитмәгән булса, аңарга 50 000 сум түләнә, әгәрдә ана 29 яшендә өченче баласын тапкан булса – аңарга 100 мең сум акча каралган. Районның социаль яклау органнары мәгълүматлары буенча бу уңайдан нурлатлылардан мөрәҗәгатьләр булмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International