Бүген район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина җитәкчелегендәге делегация Халыкара хатын-кызлар көненә һәм "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан" конкурсына йомгак ясауга багышланган тантаналы чарада катнаштылар.
Чара Казанда С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар зылында узды. Делегация составында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан" конкурсының муниципаль һәм зона туры җиңүчеләре иде. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул залдагы хатын-кызларны киләчәк бәйрәм белән котлады, сәламәтлек һәм иминлек теләде.