Нурлатта Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт узды

2020 елның 7 марты, шимбә

Бүген, 7 мартта- Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан шәһәр Мәдәният сараенда бәйрәм концерты узды. Тамаша залында берничә буын вәкилләре: сугыш чоры һәм сугыштан соңгы елларның авырлыкларын кичергән дәү әниләр, якты киләчәкне үз куллары белән төзегән әбиләр, гаилә учагын саклаучы әниләр һәм илебезнең киләчәк өметләре булган мәктәп яшендәге кыз балалар.Чарада катнашучыларны Мәдәният сарае сәхнәсе залыннан котлаган район башлыгы Алмаз Әхмәтшин аларга иң җылы теләкләрен юллады. Бүләкләү  чарасы иң дулкындандыргычы булды. Алмаз Әхмәтшин тыл хезмәтчәннәре Ркия Минивәлиевага, Надежда Смородинага, Хәдичә Ялаловага, Анна Янилинага, Сәкинә Гобәйдуллинага, Вәсимә Сатдаровага, Пелагея Глуховага, Клавдия Ивановага, Фәйрүзә Яруллинага һәм   Антонина Паруковага "1941-1945  еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел“ юбилей медальләрен тапшырды. Кәшифә Шәкүрова һәм Нәфиса Төхвәтуллина ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм  итү уңаеннан истәлекле медальгә ия булдылар. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе "Буровик микрорайоны" башлангыч бүлеге әгъзасы Мәдинә Касыймовага күп еллык хезмәте һәм район, партия тормышында актив катнашуы  өчен партиянең җирле бүлегенең Мактау грамотасын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International