Нурлат муниципаль районы сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләренең саны 814 кеше.
Шуларның 88 табиб һәм 471 - урта медицина хезмәткәре яраклылык сертификатына ия. "Квалификацион категорияле табиблар 40 процент, 74 процент - урта медицина хезмәткәрләре. 31 табиб (36 процент) ике ёщм аннан күбрәк сертификатка ия", - дип хәбәр иттеләр Нурлат ЦРБсында. Районның сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 5 Татарстан Республикасының атказанган табибы , 1 Сәламәтлек саклау отличнигы эшли. 2019 елда яңадан 6 табиб кабул ителгән.