Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан нурлат бердәмросслары район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белән берлектә Сафиуллинннар һәм Матавиннар гаиләләренә бала туу турындагы таныклыкларны тапшырдылар.
Чара район бала тудыру йортында узды. Сабыйлар 2 марта туганнар. "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлеге башкарма секретаре Ралия Ханеева җирле бүлек секретаре Алмаз Әхмәтшин исеменнән бәхетле әти-әниләрне тормышларындагы истәлекле вакыйга белән котлады.