Бүген Казанда илкүләм проектлар турында мәгълүматлаштыруда һәм аларны гамәлгә ашыруга ярдәм мәсьәләләре буенча"Бердәм Россия" БСПнең ТТБ Төбәк Сәяси Советы Президиумының киңәйтелгән утырышы үтте. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхммәтшин катнашты. Утырышта Нурлат муниципаль районы башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов районда милли проектларны тормышка ашыру хакында таныштырды. Биредә үк "Татарстанның милли проектлары -2019" республика фотоконкурсы җиңүчеләрен дә бүләкләделәр. Алар арасында нурлатлылар да бар. "Алсу" балалар бакчас ымөдире Гөлүсә Нугаева 1әм "Бал корты" балалар бакчасы тәрбиячесе Инна Зевакина.
Нурлатлылар видеоконференция режимында узган утырышта район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә катнаштылар.