Җирлекара үзәк китапханә үзенең тугъры дусты Антонина Халипа һәм аның талантын сөючеләр өчен хатын-кызлар көненә чын иҗади бүләк әзерләде. Шәһәр мәдәният сараеның әдәби-музыкаль кунак бүлмәсендә киңкырлы, кабатланмас автор, Россия язучылар берлеге әгъзасының шигъри кичәсе узды.
"Антонина Халипаның иҗаты бездә генә түгел, ә якташларында да хөрмәткә ия, Аны Россия язучылар берлегендә дә югары бәялиләр. Әдәби эшчәнлеге өчен 3нче дәрәҗә "Мирас" Йолдызына" ия булды, - дип билгеләп үтте җирлекара үзәк китапханә директоры Роза Липатова.