Нурлатлылар профсоюзның ярдәмен тоя

2020 елның 6 марты, җомга

Дәүләт учреждениеләре һәм  иҗтимагый хезмәт күрсәтү профсоюзы әгъзалары төрле ярдәм чараларыннан файдалана. Аларга туган көннәре  һәм юбилей даталары уңаеннан, шулай ук пенсия яшенә җитеп үз теләкләре белән эштән киткәндә  бер тапкыр түләүләр бирелә. Мисал өчен, 2019-2019 елларда мондый ярдәмне 190 кеше алган. Моннан тыш, дәвалану өчен  9 кешегә профсоюз ярдәме күрсәтелгән. Профсозлар арасында санатор - курорт  юлламалары да популяр. Аларга  5-20  процентка кадәр ташламалар каралган. Хисап чорында 28 кеше санаторияләрендә үз сәламәтлеген ныгыткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International