Зур тарихка ия булган тагын бер балалар бакчасы үзенең йөзен үзгәртә. Бу көннәрдә шәһәрнең "Кояшкай" балалар бакчасында республика программасы буенча капиталь ремонт буенча эшләр бара.
Ремонт эшләренә 1 февральдән керештеләр. Инде биредә шактый ремонт эшләре башкарылган. Түбә, тәрәзәләр алмаштырылган, икенче катта метал каркас урнаштырылган. Яңа ишекләр, су һәм канализация, янгын сигнализаөиясе, төзекләндерелгән территория.
- Объектта 20дщн артык кеше эшли, - диде прораб Салих Гомәров.
1975 нче елда элеватор хезмәткәрләре өчен төзелгән балалар бакчасы беренче тапкыр капиталь төзекләндерелә.