Ришат Хабипов нурлат аграрийларын язгы кыр эшләренә әзерлекне тизләтергә чакырды

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләр белән очрашты, алда торган җаваплы чор - язгы чәчү кампаниясе, төгәлрәге,  орлыкларның сыйфаты, минераль ашламалар, техниканы ремонтлау, аграр сектор белгечләрен әзерләү мәсьәләләре хакында сөйләде.

Очрашуда районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәфис Ганиев  язгы кыр эшләре кампаниясенә әзерләнү турында хәбәр итте.

Районда сөрү җирләре 87 мең гектар тәшкил итә. Чәчүлек мәйданнары 75 мең гектар. Узган ел белән чагыштырганда бөртекле культуралар мәйданы 5497 гектарга артыграк булачак.

Ришат Хәбипов Нурлат аграрийларын язгы кыр эшләренә әзерләнүне тизләтергә өндәде.

«Быел республика игенчеләре алдына чәчү кампаниясен уздыру чорында алдынгы технологияләрне куллану бурычы куелган. Нурлат районы язгы кыр эшләренә  беренчеләрдән булып чыгачак. Башка районнар сезгә тигезләшәчәк. Шуңа бәйле рәвештә дымлылыкны саклау һәм көзге культураларны тукландыру буенча эшләрне сыйфатлы итеп һәм вакытында башкарырга кирәк», – дип билгеләп үтте Ришат Хәбипов. Очрашу азагында ул аграрийларны язгы кыр эшәрен уздыруга юнәлдерелгән дәүләт ярдәме чараларыннан файдаланырга өндәде.

Соңыннан хубалык җитәкчеләре эшче планнары белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International