Нурлатта "Татар кызы - 2020" исеменә Регина Ильмухина лаек булды

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Алга таба ул район данын зона турында яклаячак. Кичә "Нурла-нформ" базасында "Татар кызы-2020" халыкароа конкурсының муниципаль этабына йомгак ясадылар. Конкурсның чираттагы - инттектуаль  өлешендә конкрсанткалар Татарстан һәм Бөек Ватан сугышы тарихы буенча белемнәрен күрсәттеләр. Һәм өй эше буларак юирелгән чигү эшләрен жюри хөкеменә тәкъдим иттеләр.

Жюри әгъзалары барлык нәтиҗәләрдән соң җиңүчене атадылар. Ул - Регина Ильмухина (Түбән Нурлат мәдәният йорты). Конкурсны оештыручылар- Бөтендөнья татпар конгрессы һәм татар хатын-кызларының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы төрле номинацияләр буенча дипломнар, букетлар һәм бүләкләр өләштеләр.

Конкурста катнашучылар  мәгълүмати парнер - "Нурлат-информ" җитәкчесе Резеда Гиняевадан бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International