Нурлатның өч башлангыч профсоюз оешмасында хезмәтне саклау буенча комиссияләр эшли

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Нурлат районы территориясендә хисап чорында хезмәтне саклау һәм шартларны яхшырту буенча муниципаль программа гамәлдә иде.

2019 ел азагында шундый программа 2020-2022 еллар чорына расланды. Хезмәтне саклау буенча Координация советы эшендә профсоюз вәкиле дә катнаша. 

"2020 елның 1 гыйнварена 6 башлангыч профсоз оешмасында хезмәтне саклау буенча уполнлмлченныйлар сайланды. Алар укулар уздылар, - дип хәбәр итте республика профсоюз оешмасы комитетының муниципаль районындагы ышанычлы вәкиле Марина Ибраһимова.

Өч башлангыч профсоюз оешмасында - урман хуҗалыгы һәм урманчылык хезмәткәрләре, Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йортта, "Гармония" халыкка комплекслы ярдәм күрәтү үзәгендә хезмәтне саклау буенча комиссияләр эшли.

"Учреждениеләрдәге профсоюз оешмаларында хезмәтне саклау буенча уполномоченныйлардан тыш, хезмәтне саклау буенча 10 хезмәткәр эшли, шул исәптән 6сы - урман хуҗалыгында, - дип билгеләп үтте Марина Ибраһимова. "Хезмәтне саклау" программасы буенча учреждениеләрнең 80 хезмәткәре уку узган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International