Бүген Алексеевскида Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның VI республика "Балкыш" фестиваленең зона туры узды. Быел ул ТАССРның 100 һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыкларына багышланды. Фестивальдә Нурлат районы вәкилләре дә катнашты.
"Хор коллективлары" номинациясендә район данын "Ветеран" хоры (җитәкчесе Олеся Илифанова) яклады, "Вокаль дуэтта" - Юрий Иванов һәм Галина Долгова, "Инструменталь дуэтта" - Василий Абрамов һәм Сәмигулла Рәхмәтуллин, "Сәнгатьле сүздә" - Валентина Голубева, "Ялгыз җырлау” номинациясендә-Марина Матюшкина, Фәүзия Кәлимуллина һәм Валентина Николаева. Барлык катнашучылар да дипломнар белән бүләкләнде.