Шәһәрнең 3нче урта мәктәбендә "Китапка икенче тормыш бүләк ит" традицион акциясе старт алды. Ул 1нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Чарада Шикәрчеләр микрорайоны һәм әти-әниләр, укытучылар, укучылар катнаша ала. Инде беренче бүләк итүчеләр дә бар.
"Соңгы елларда безнең мәктәп китапханәсенә ике меңнән артык китап һәм журналлар бүләк иттеләр. Шулай итеп, фонд ел саен яжара", - дип билгелгеләп үтә мәктәп китапханәсе мөдире Светлана Маслова.