Сезонлы авыруларга каршы профилактика

2020 елның 3 марты, сишәмбе

Кискен респиратор вирус инфекцияләре һәм салкын тию авырулары вакытында нурлатлыларга гиегиенаны һәм башка мөһәм кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

- Җзиәгать урыннарында, транспортта булганнан соң, ашар алдыннан һәм ризык әзерләү алдыннан кулларны юарга кирәк. Юмаган кул белән биткә һәм күзләргә кагылырга, уртак сөлге белән кулланырга ярамый, - дип киңәш итә Нурлат район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Татьяна Соренкова. - Эш урынын, өстәлне, ишек тоткаларын  сабынлы су белән дезинфицияләргә кирәк,.

Табиб шулай ук сулыш алу органнарын медицина маскасы ярдәмендә сакларга киңәш итә. Ул авыз һәм борынны капларга тиеш һәм аны һәр ике сәгать саен алмаштыру шарт. Маскаларны ачык һавада кулланырга, кул биреп исәнләшү һәм кочаклаулар да киңәш ителми.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International