"Уңышлы әти-җни мәктәбе" муниципаль проектын тормышка ашыру кысаларында шәһәрнең 4нче урта мәктәбендә чираттагы муниципаль ата-аналар җыелышы узды.
Җыелышта катнашучыларны мәктәп администрациясе сәламләде. Мәктәп директоры Солтан Әхмәтҗанов һәм ата-аналар комитеты рәисе Айрат Миншин чыгыш ясадылар. Җыелышта район һәм шәһәр мәктәпләреннән барлыгы 130 ата-ана катнашты. Әти-әниләр дәрестә, сыйныф сәгате һәм кружоклар эшендә катнаштылар. Укытучылар мастер-класслар әзерләгән иделәр. Шулай ук мәктәпнең актлар залында әдәби кунакханә оештырылган иде.