Нурлатта яшәүче тыл хезмәтчәне Зоя Федоровна Идиатуллина үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.
Зоя Федоровна 1930 елның 1 мартында Куйбышев өлкәсе Кутузов районы Васильевка авылында туган.
Бу уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның шәхси котлавын ирештерде, шулай ук “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел“ юбилей медален тапшырды.
Зоя Федоровна Димитровград педагогия институтында укый.Фома авылы егете Салих Сайфуллович Идиатуллинга кияүгә чыга. 1960нчы елларда гаиләләре белән Нурлатка күченеп киләләр.Тормыш иптәше белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Лаеклы ялга чыкканчы шәһәрнең 2нче урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Зоя Федоровнаның 3 оныгы, 1 оныкасы бар.