"Мин - Җиңү варисы" гаилә иҗаты республика конкурсына эшләр кабул итү төгәлләнүгә бер атна вакыт калып бара.
Конкурста катнашырга теләүчеләр үзлектән сугыш турында китап ясарга тиеш. Аның нигезендә балалар язучыларының әдәби текстлары, авторлар әсәрләре булырга мөмкин. Оештырку комитеты өч номинацияне раслаган: ("Китапны бергәләп нәшер итәбез" ( китапханәчеләр, педагоглар, тәрбиячеләр җитәкчелегендә мәдәният, мәгариф учреждениеләреннән коллектив эшләр), "Гаилә редакциясе" (әти-әниләр белән берлектә башкарылган эшләр) һәм "Мин нәшер итәм!" (олылар катнашыннан башка конкурсантлар шәхсән үзләре башкарган эшләр.
Конкурсның нигезләмәсен, тулырак мәгълүматны Нурлат районара үзәк китапханәнең рәсми сайтыннан укыгыз.