Узган атна Май чабу күңел ачуларына бай булды. Бала үсеше үзәгендә тәрбияләнүчеләр алардан читтә калмады. Биредә "кышны озату" бәйрәме узды. Балалар рәхәтләнеп саф һавада әкият геройлары белән бергә уйнадылар, язны каршы алдылар һәм тәмле коймаклар белән сыйландылар, әйлән-бәйлән әйләнделәр.