Язның беренче көнендә Мамык авылында авылдашлар һәм балалар өчен бәйрәм күңел ачулары оештырдылар. Уен-җыр, биюләр белән Май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр. Кышны озаттылар, күптән көтееп алынган, кояшлы язны каршы алдылар.
Олылар һәм балалар карачкы тирәли әйлән-бәйлән әйләнделәр, коймактан авыз иттеләр, самавардан кайнар чәй эчтеләр. Ә иң истә калганы "рус мичендә" йөрү булгандыр, мөгаен.
- Әлеге креатив идеяның авторы авылдашыбыз Андрей Николаевич Грызунов, - дип уртаклашты "Нефтьче" мәдәният йорты директоры Юлия Магарина. - Мин бер ай дәвамында бәйрәмгә ат эзләдем. Кызганычка каршы, авылда ат табып булмады. Бары колыннар гына калган. Бу хакта авылның социаль челтәрендә дә уртаклаштым, Андрей Николаевич, "Кайгырмагыз, балаларны йөртү җаен табарбыз" диде. Һәм бәйрәмгә мотоблоктан рус миче стилендә конструкция ясады.