Нурлатта язгы ташуга вакытында әзерләнәләр

2020 елның 1 марты, якшәмбе

Быел район территориясендә язгы ташу апрель аеның беренче декадасында башланыр дип көтелә.

- Су басу зонасына 6 торак пункт керергә мөмкин. Бу - Киекле, Заречный, Мамык, Төрнәс, Яктө Күл, Якушкио авыллары. Барлыгы 175 йорт хуҗалыгы, анда 400ләп кеше яши, - диде 125нче янгын часте начальнигы Евгений Попов.- Бу торак пунктларда күзәтү пунктлары куелачак.

- Үрнәк авылы су күтәрелгән вакытта инфпаструктурадан өзелеп торырга мөмкин. Биредә 138 кеше яши, 14 бала. Шуларның 8се - мәктәп укучылары. Хәзер ситуацияне өйрәнәбез, адресларны барлыйбыз, ялгыз кешеләрне су ташу вакытында кайда урнаштыру мәсьәләсен карыйбыз, дип аңлатты Киекле авылы җирлеге башлыгы Рәис Ганиев.

Су ташу вакытында шәһәр дә читтә калмый.

- Гадәттән тыл хәлләр комиссиясе карары нигезендә ТСЖлар, идарәче оешмалар төп игътибарны ишек алды территорияләренә бирергә тиеш, диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рузил Гыйләҗев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International