Бүген көн уртасынннан ук Нурлат шәһәренең "Спорт" паркында күңелле музыка, балаларның һзм олыларның шатлыклы тавышлары яңгырады.
Нурлатлылар "Май чабу" күңел ачу чараларына ашыктылар. Бәйрәмне оештыручылар чарага килүчеләрнең һәркайсы күңеләренә якын шөгыльне тапсыннар ёщм катнашсыннар өчен тырышканнар иде Спорт ярышлары, интеллдектуаль викториналар, интерактив күргәзмзлзр, Чара кунакларын район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов сәламләде, нурлатлыларга җылы теләкләрен юллады.