ТАССРның 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгында Халыклар дуслыгы йорты яңа традициягә нигез салдылар. Иске Чаллы мәктәбе коллективы белән берлектә "Дуслык чаңгы юллары" дип аталган спорт бәйрәме үткәрделәр.
Ярышларда җиңүчеләр "Күпмилләтле Нурлат" иҗтимагый оешмасы һәм Халыклар дуслыгы йортының Мактау грамоталарына ия булдылар. Районныд азәрбайҗан милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Абсалам Ахмедов барлык катнашучыларга татлы бүләкләр өләште. Бәйрәм азагында мәктәпкә Халыклар дуслыгы йортыныә "Дуслык чаңгы юллары -2020" кубогы тапшырылды.