Бүген шәһәрнең 2нче урта мәктәбендә авыл һәм шәһәр укучылары катнашында ел саен үткәрелүче чит ил җырлары фестивале узды.
- Елдан-ел осталык һәм әзерлек дәрәсе үсә һәм катнашучылар саны арта. 20 коллектив фестивальдә катнашу өчен гариза тапшырды. Өч номинация буенча буенча бәялибез: соло, дуэт һәм хорда башкару, - дип сөйләде инглиз теле буенча район укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе Элеонора Хөсәенова.