Бүген Нурлатта бүгенге көндә тормышка ашырылучы һәм 2020 елга формалаштырылучы республика программалары буенча зона киңәшмәсе үтте.
Әлеге чара ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев катнашында узды.
Киңәшмәне Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин ачты һәм алып барды. Чара семинар характерында булды, чөнки монда ГИСУ, шулай ук республиканың 6 районы вәкилләре катнашты һәм сораулар буенча фикер алыша, аларга җаваплар ала алдылар.
– Без аралашу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш, - диде район башлыгы Алмаз Әхмәтшин, киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп.
Министр урынбасары хәбәр иткәнчә, республикада 40 программа гамәлгә ашырыла, хәзер яңасы – «Безнең ишегалды» формалаша.
- Программаларны формалаштырганда, безгә проект-смета документациясен әзерләү, объектларның исемлеге өлешендә алдан эшләргә кирәк, - дип билгеләп үтте Владимир Кудряшев.
Биредә киңәшмә эшендә катнашучы һәр район буенча мәгълүмат тыңланды.