Нурлатта “Безнең ишегалды” республика программасы буенча очрашулар дәвам итә.
Rичә, 31 июльдә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов Гыйматдинов урамындагы 120 нче йортта яшәүчеләр белән очрашты. Ул аларны 2020 елдан башлап старт алачак һәм беренче чиратта халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән программа белән таныштырды. Программаның үзенчәлеге-гражданнарның ишегалларын төзекләндерү буенча үз теләкләрен белдерү мөмкинлеге бар. Очрашу вакытында нурлатлылар үзләренең мөһим сорауларын яңгыраты, алардан йорт яны территориясен төзекләндерү, ишегалдын яктырту, автомобильләр өчен парковка, чүп-чар контейнерлары өчен мәйданчыклар булдыру буенча күп кенә тәкъдимнәр керде. Күптән түгел генә йорт янындагы тузган сарайлар сүтелде, хәзер бу урынны төзекләндерергә кирәк. Биредә яшәүчеләр балалар мәйданчыгын җиһазландырырга тәкъдим иттеләр. Барлык тәкъдимнәр дә шунда ук куелган стендка ишегалды проектына теркәлде.
5 ел дәвам итәчәк программа кысаларында бөтен республика буенча ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча масштаблы эш башкарылачак. Нурлатта беренче, әзерлек этабы халыкның актив катнашында уза, алар үз фикерләре белән уртаклашалар, тормыш сыйфатын яхшырту буенча проектлар тәкъдим итәләр. Менә бу йортта яшәүчеләр дә очрашу вакытында үзләренең тәкъдимнәре якын арада аларның ишегалды территориясен генә түгел, бөтен шәһәрне дә үзгәртергә ярдәм итәр, дигән ышаныч белдерделәр.