Ял көннәренә ниндидер планнар корганчы, һава торышына күз салуга гадәтләнеп барабыз инде. Бу ялларда безне ни көтә- бу хакта мәгълүмат җиткерү өчен без Чулпан метеостанциясе өлкән техник метеорологы Иван Тафеевка мөрәҗәгать иттек.
- Һава торышында ниндидер тайпылышлар күзәтелми,-диде безгә Иван Николаевич. - Температура 25-30 градус, секундына 12-15 метр җил булуы көтелә. Урыны белән зур булмаган яңгыр явуы ихтимал.
Белгеч әйтүенчә, гомумән, быел һава торышында көтелмәгән тайпылышлар булмаган. Май аенда туфракта кырау күзәтелүе генә игенчеләр өчен уңайсызлык тудырып алган бераз .Июльдә температура нормадан +2,-2 градус арасында гына тирбәлгән, явым-төшем мул булган - 110 процент.
Табигать бәла-казалары тудырган яшеннәр,җил-давыллар, шөкер, безне быел читләп үткән һәм алдагы 3 көндә көтелми дә. Димәк, алдагы ял көннәренә дә шикләнмичә эш-ял планлаштыра аласыз!