Бу шимбәдә билгеләп үтеләчәк Халыкара шахмат көненә районның шахмат-шашка сөючеләр клубы гадәттәгечә районкүләм турнирлар үткәрәчәк.
– 20 июль көнне шәһәр Мәдәният сараенда балалар, ә 21 июль көнне зурлар өчен турнирлар оештырыла. Катнашырга теләк белдерүчеләр шактый. Мәсәлән, балалардан 20дән артыграк заявка керде инде. Әмма бу чик түгел, теләге булган һәркем үз көчен сынап карый ала. Турнирлар иртәнге 9да башлана, – дип хәбәр итте клуб җитәкчесе Олег Павлов.
Районның иң оста шашкачы һәм шахматчыларын берләштерүче клуб әгъзалары бүгенге көндә күченү мәшәкатьләре белән яши. Әлегә бина мәсьәләсе хәл ителә. Әмма күченү һич кенә дә активлыкка йогынты ясамас, клуб тормышы элеккегечә үк очрашулар һәм чемпионатлар белән кызыклы дәвам итәр, дип ниятлиләр алар.