Карл Маркс урамында эш актив бара

2019 елның 19 июле, җомга

Карл Маркс урамы бу көннәрдә игътибар үзәгенә әверелде: күпкатлы йортлар төзелгәндә дә биредә шулкадәр махсус техника һәм эшчеләр булмагандыр, мөгаен. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рөстәм Габдрахманов исә тагы да төгәлрәк мәгълүмат бирде.

- Көн саен бу урамда 16га якын техника һәм 50-60шар кеше эшли, – ди ул.

Карл Маркс урамын реконструкцияләү кысаларында эшләр барлык 7 зонада бара. Гыйматдинов урамыннан Совет урамына кадәрге беренчесендә юлчылар юл өслеген алалар, биредә үк яшел зона, велоюллар, тротуарлар формалаштырыла, инженерлык челтәрләрен күчерү буенча эшләр дәвам итә. “Боҗра”да да иске юл катламы, бордюрлар салдырыла. Күзгә күренә торган иң зур эшләр, әлбәттә инде, урамның үзәк өлешендә. Биредә инде “Театр” скверының беренче рәвешен күзалларга була, анда брусчатка түшәү тәмамланган дияргә мөмкин, яшел зона да формалаштырылган.

“Гаилә” скверында да терәүле стена рәвешендәге эскәмия, җәяүлеләр сукмаклары ясау буенча эшләр бара. Һәр участокта бер вакытта шәһәрнең төрле службалары эшкә җәлеп ителгән, һәркайсы билгеле бер бурычны башкара. Аларның бердәмлеге һәм җаваплылыгы исә зур эш нәтиҗәсенә китерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International