Зур булмаган Көрнәле Әмзә авылының “Әминә” мәчетендә җомга намазы бүген Гает бәйрәмнәрен хәтерләтте. Башта биредә Мифтаховлар нәселе дини мәҗлес оештырды, якты дөньядан киткән ата-бабалары, туганнары һәм якыннары рухына Коръән укытып, аларны изге дога, җылы сүз белән искә алдылар. Ә соңыннан мәчеттә җомга намазы укылды. Авыл мәчетен бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәп, “Болгар” хәйрия фондын, Нурлат якташлык җәмгыятен җитәкләүче Фәрит Мифтахов үзләре яшәгән йорт урынында әниләре истәлегенә төзеткән иде. Мәчет авылга нур һәм ямь биреп, авыл халкын биш вакыт намазга, иманга чакыра. Фәрит Фәизович та туган якларына кайтканда иман йортына кермичә китми.
Туганнар, якташлар очрашуы Көрнәле Әмзәдә Авыл көнен хәтерләтте. Авылның иң хөрмәтлеләрдән саналган нәсел вәкилләре төрле яклардан җыелышты, хәтта Ташкенттан кайтучылар да булды. Сөйләшеп сүзләре бетмәде, аралаштылар, хәл-әхвәл белештеләр, балачакларын, яшьлекләрен искә төшерделәр. Ә аннары барысы бергәләшеп Көрнәле һәм Иске Әмзәдәге якыннары, туганнарының каберләрен яд кылдылар.
– Бер күрешү үзе бер гомер, диләр. Без дә туган авылыбыз һавасын сулап, якташларыбызның хәлләрен белдек, аралаштык, сәдакалар өләштек. Нәсел тамырлары, туганнар, якташлар арасында нәсел җепләре өзелмәсен өчен кирәк мондый очрашулар, – дип тәэсирләрен уртаклашты Фәрит Фәизович.