Районда “Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм” ведомство программасы кысаларында Грантка лаек булучыларның саны 3кә артып, 15кә җитте.
Күптән түгел ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән конкурс сайлап алуын узып, Грант отучылар арасында эш башлучы фермерлар – Аксумла авылыннан Карине Казоян, Якты Күлдән Гөлсинә Сатдарова һәм Иске Әлмәттән Лилия Бараболя да бар. Конкурс җиңүчеләре Грант акчаларына төрле юнәлешләрдә эшчәнлек алып барырга ниятли. Мәсәлән, крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Карине Казоян 3 миллион сумлык Грантны 50 баш сыерга сөтчелек фермасы үсешенә тотмакчы була. 1әр миллион ярымлык Грантлар откан фермерлар – Гөлсинә Сатдарова 40 баш ат, ә Лилия Бараболя 4 мең баш күркә үрчетмәкче.