Нурлатның “Камыр Батыр” балалар бакчасы РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы грантын отты

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

“Камыр Батыр” балалар бакчасы РФ Мәгариф министрлыгы грантын алу буенча конкурста җиңү яулаган.

− Безнең балалар бакчасында мөмкинлекләре чикле балалар өчен консультацион үзәк эшли. Биредә без ике ел инде мөмкинлекләре чикле балалар белән махсус юнәлештә – инклюзив белем бирү юнәлешендә шөгыльләнәбез. Грант үзәкнең инфраструктурасын үстерү өчен тотылачак, - дип сөенече белән уртаклашты бакча мөдире Венера Мәрдәншина.

– Грант ярдәмендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен сенсор бүлмәсе ясау, техника, җиһазларны яңарту һәм мини-типография сатып алырга планлаштырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International