Бу көннәрдә кар туктаусыз явып торса да, Киекле авыл җирлеге өчен ул зур проблема тудырмый. Җирлек составына керүче Киекле, Кизләү, Үрнәк авылларында кар чистарту эше җайга салынган.
– Җирлекнең үз тракторы бар, моннан тыш, Киекле авылында яшәүче Наил Хәйбуллин да үз МТЗ тракторы белән ярдәмгә килә, – диде авыл җирлеге башлыгы Рәис Ганиев. – Мәктәп укучылары исә ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә шефлык итәләр: карларын кериләр, хуҗалыктагы башка эшләрендә дә булышалар.