Ел: саннар һәм вакыйгалар

2018 елның 30 декабре, якшәмбе

Район хуҗалыкларында бөртеклеләрнең уртача уңышы һәр гектардан 33,6 центнер тәшкил итте. Быел игенчеләр 114 мең тонна иген җыеп алды.

* 1193,5 миллион сумлык терлекчелек продукциясе җитештерелгән.

* Җитештерүче предприятиеләр өлешенә 36 мең тонналап шикәр комы, 1500 тонна сөт продукциясе, 1500 тонна икмәк-күмәч әйберләре туры килә. Агымдагы елда 68 мең кубометрдан артыграк эш агачы җитештерелде.

* 18000 квадрат метр торак гамәлгә кертелде.

* 16 күпфатирлы йортка, “Тирмәкәй” балалар бакчасына, “Заречный” сәламәтләндерү лагерена, Нурлат аграр техникумына, картлар һәм инвалидлар йортына, ветеринария берләшмәсенә, Нурлат поликлиникасына капиталь ремонт ясалды.

* Богдашкинода модульле ФАП, Урта Камышлыда авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы, Салдакайда күпфункцияле мәдәни үзәк, Нурлатта һәм Егоркинода заманча спорт мәйданчыклары эксплуатациягә кертелде.

* Районның 16 торак пунктында урам утларын торгызу буенча эшләр башкарылды.

* Район нефть предприятиеләренең барлык чыганакларыннан 3,5 миллион тоннага якын кара алтын чыгарылды.

* Төбәк һәм җирле әһәмияттәге 10.5 километрдан артыграк автомобиль юлы норматив хәлгә китерелде. Шәһәрдә 17 урамда һәм тыкрыкта, шулай ук 34 ишегалды территориясендә юллар ремонтланды.

* Отчет елында халыктан 2604550 сум үзара салым акчасы җыелды. Быелгы референдумда районның 12737 кешесе катнашты.

* 6 авыл җирлеге Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы республика смотр-конкурсы нәтиҗәләре буенча автомобильләр алдылар.

* Быел 22880 кеше социаль ярдәмнең төрле чаралары белән тәэмин ителде, бу районда яшәүче һәр өченче кеше.

* 7000гә якын нурлатлы район үзәк хастаханәсенең – тәүлеклек, 1900е –көндезге стационарында дәвалану алган. Өлкәннәрдән – 6000, балалардан 7000 кеше диспансерлаштыру белән колачланган.

* Районның мәктәп укучылары фән олимпиадаларының республика этабында 39 призлы урын алганнар. 2000нән артыграк укучы ГТОның төрле билгеләренә ия булган.

* Районда 53 мәдәни-ял учреждениесе базасында 220 клуб формированиесе үз эшчәнлеген алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International