Быел авыл җирлекләрен Яңа елга бизәү буенча үткәрелгән район конкурсында җиңүчеләр арасында Киекле авыл җирлеге дә бар. Киекле авылы уртасындагы мәйданчыкка куелган 10 метрлы чыршы купшылыгы белән дә, әйләнә-тирәсенең матурлыгы белән дә ерактан ук игътибарны җәлеп итеп тора.
– Территорияне бизәүдә Кизләүдә яшәүче Рифкать Таһиров белән Киекледән Наил Хәйбуллин зур ярдәм күрсәттеләр, – диде авыл җирлеге башлыгы Рәис Ганиев. – Чыршы тирәсен баганалар белән әйләндереп алып, иллюминация элдек, боз катырып, “Яңа ел белән!” дигән сүзләр яздык. Алар да төрле төсләр белән балкып тора. Моннан тыш, мәдәният сарае, балалар бакчасы, мәктәпләр дә үз территорияләр кардан ясалган сыннар белән бизәде.